Укытучыма
Исемдә алтын сукмаккаТәү аяк баскан көнем —Тәү башлап мәктәп ишегенҮрелеп ачкан көнем.Син, укытучым, шундый назлап,Карадың күзләремә.Сүнмәслек зур дәртләр салдыңБәләкәч йөрәгемә.Син сөйләдең бәхетемне...
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем —
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турасында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турасында.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.
Мостай КӘРИМ
Тәү аяк баскан көнем —
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турасында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турасында.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.
Мостай КӘРИМ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар