Логотип «Мәйдан» журналы

ТУЗГАН КҮЛӘГӘМӘ ЕГЫЛГАНДА

Ләис Зөлкарнәй шигыре.

Иртәнге сүз кичкә һич ярамый –

Бакый бер сүз эзлим мин шашкан.

Кешеләрдән эзлим,

                           ә кешеләр

Фанилыкка кереп адашкан.

Заманыннан эзлим,

                          ә заманы

Мордар киткән –

                        канлы чигәсе...

 

Бакый бер сүз кирәк!

Аннан башка

Гомер ни йөз белән чикләнсен?

 

Тузган күләгәмә егылганда

Эзләүләрдән арып, сулыгып,

Тыны кысылган рух бәргәләнер

Бакый бер сүз сорап –

Соңгы сулулык...

 

Фото: Татар-информ

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

Комментарийлар