Логотип «Мәйдан» журналы

Тур­гай мо­ңы

Там­чы-там­чы сәй­лән бу­лып,Тү­бә­дән нур­лар та­ма.Зи­фа тал­лар ал­тын, кө­мешБәр­хет­тән чул­пы та­га.Чып­чык­лар чыр-чу ки­лә­ләр,Ни­хәл, дип, күр­ше-кү­лән.Кар су­ын­да би­тен юыпЯшә­рә бәб­кә ү...

Там­чы-там­чы сәй­лән бу­лып,
Тү­бә­дән нур­лар та­ма.
Зи­фа тал­лар ал­тын, кө­меш
Бәр­хет­тән чул­пы та­га.
Чып­чык­лар чыр-чу ки­лә­ләр,
Ни­хәл, дип, күр­ше-кү­лән.
Кар су­ын­да би­тен юып
Яшә­рә бәб­кә үлән.
Кө­ләч ко­яш күз­ләп то­ра
Гөр­лә­век­ләр агы­шын.
Зәң­гәр киң­лек­тә ишет­тем
Бү­ген тур­гай та­вы­шын.
Сай­рый. Оча. Нур­лар ко­ча
Күк­кә ашып бер нок­та.
Ту­лы бул­ма­ган шул яме
Ту­ган җир­нең ул юк­та.
Тү­ге­лә моң тур­гай җа­нын
Са­гы­ну­дан ара­лап,
Күк гөм­бә­зе­нә бә­ре­леп,
Киң җи­һан­га та­ра­ла.
Уя­нып тур­гай мо­ңы­на,
Умыр­зая күз ача,
То­яр өчен яшәү ямен
Са­гы­ну җы­ры аша.
Моң агы­ла уя­тыр­га
Яшь бө­ре­ләр­гә ту­лып,
Наз-нур көт­кән ту­ган җир­гә
Яз­ның сә­ла­ме бу­лып.
 

Рәм­зия ӘХМӘТОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/summer'>Summer фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com 

Комментарийлар