Логотип «Мәйдан» журналы

Тулпар атым

Яшьлегемнең тулпар атыКабат яшьлеккә әйди.Онытылмас атым беләнХәтер җепләрем бәйлим. Томырылып, алга чаптыМинем акбүз атым да.Атым белән янәшәдәОчты сөю хатым да. Мәхәббәтнең уемнарыСыгылмал...

Яшьлегемнең тулпар аты
Кабат яшьлеккә әйди.
Онытылмас атым белән
Хәтер җепләрем бәйлим.
 
Томырылып, алга чапты
Минем акбүз атым да.
Атым белән янәшәдә
Очты сөю хатым да.
 
Мәхәббәтнең уемнары
Сыгылмалы, бормалы.
Сикәлтәле сөю юлы,
Атым кире бормады.
 
Тулпар атым минем белән,
Ул әле дә янәшә.
Тояк тавышлары мине
Янә яшьлеккә дәшә…
 

Рухия АХУНҖАНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


 

Комментарийлар