Логотип «Мәйдан» журналы

Тукайга

Бүген әле апрель башы гына,Җирдә язның таңы туганда.Күрәсезме, газиз милләттәшләр,Тукай инде күптән мәйданда!Түбәтәен кырын салып әнә,Урамнарны күрче, күзли ул.Беләсезме, як-ягына карапСөйгән газиз ха...

Бүген әле апрель башы гына,
Җирдә язның таңы туганда.
Күрәсезме, газиз милләттәшләр,
Тукай инде күптән мәйданда!
Түбәтәен кырын салып әнә,
Урамнарны күрче, күзли ул.
Беләсезме, як-ягына карап
Сөйгән газиз халкын эзли ул!
Сез һәйкәлгә аны тиңләмәгез,
Ул да безнең сыман кешедер.
Җылы кием юнәтәсе иде,
Сабый чактагыдай өшидер!
Бер карасаң кояш көлеп тора,
Җан сөенер нурлы иртәләр.
Ә кешеләр сиңа күз салмыйча
Дәшми – нитми үтеп китәләр!
Ә мин менә алай итә алмыйм,
Күнегелгән шуңа иң элек.
Тукай бит ул юк, бер көнлек түгел,
Тукай бит ул җирдә мәңгелек!
Туган көндә басар урын булмас,
Халкың килер сиңа елмаеп.
Апрель башы, бүген авыр миңа
Тукай тора ялгыз моңаеп!..

12.04.2023


Таһир ШӘМСУАРОВ


Комментарийлар