Логотип «Мәйдан» журналы

ТУКАЙГА

Шамил Шәйдуллин шигыре.

Апрель гизә җиһан киңлегендә

Нурлар алып зәңгәр Иделдән.

Тукай дигән Бөек изге затны

Апрель таңы җиргә иңдергән.

 

Ал шәфакъле, моңсу туган ул таң:

Аз, - дигәннәр гомерен, нишлисең!?

Кем уйлаган аның чәчәк төсле,

Мәңге егет булып яшисен.

 

Һәр яз саен көмеш таңнар булып

Бәйрәм иңә Идел җиренә.

Сабан туебыз күк ямьгә күмелеп

Тукаебыз кайта түренә.

 

Язгы ташкын булып гөрләп кайта

Җилдереп чапкандай пар атта.

Ак өметләр, гөлләр алып кайта

Язлар көткән һәрбер йөрәккә.

 

Өрфиядәй Саба җиле исә,

Кошлар җыры яңгрый тугайда.

Һәр яз саен бер могҗиза көтеп,

Һаман киләчәкбез Тукайга...

 

Ник соң язын гына сагынабыз?

Җәе, көзләре дә асыл бит?!

Хаҗ кылырлык изге кыйбла кебек

Тукайдан без гел дә аерылмыйк!

 

Шамил ШӘЙДУЛЛИН

Фото: Язучының шәхси архивыннан

 

Комментарийлар