Логотип «Мәйдан» журналы

Туй

Җилкапкада җилләр исә,Җилгә куям битемне.Җилкапкадан керәсеңнеКүптән әйттем бит инде.Җилкапкадан керәсең синЙоласын тотып кына.Күпме көткән туебызныңКөйләрен отып кына.Җилкапкадан керәсең син,Түремә ү...

Җилкапкада җилләр исә,
Җилгә куям битемне.
Җилкапкадан керәсеңне
Күптән әйттем бит инде.
Җилкапкадан керәсең син
Йоласын тотып кына.
Күпме көткән туебызның
Көйләрен отып кына.
Җилкапкадан керәсең син,
Түремә үт, оялма.
Пакь җаныңны гомер буе
Җылытачак ояңа.
Бусагадан атлаганда,
Изгелектә тот уең.
Бу бит синең гомереңдә
Тәүге һәм соңгы туең.
Соңгы туең. Җилкапкадан
Чыгасы бар, онытма.
Без соңгы кат чыккан чакта,
Елап калыр оныклар.
Җилкапкада җилләр тынар,
Чыгулар – туең булмас.
Чыкканчы яшиселәр бар –
Бусы да уен булмас.
Ә бүгенгә без бәхеттә!
Хыял көлә, уй көлә!
Җилкапканы дер селкетеп,
Җилләр исә – туй килә!
 

 Гәрәй РӘХИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller

Комментарийлар