Логотип «Мәйдан» журналы

Туган ягым каеннары

Мәсгут Имашев көеТуган ягым каеннары калалар инде,Озатыша баралар инде.Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,Сагышларга, сагышларга салалар инде.Туган ягым каеннары калалар инде,Ерагая баралар инде.Киткән...

Мәсгут Имашев көе
Туган ягым каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде.
Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,
Сагышларга, сагышларга салалар инде.
Туган ягым каеннары калалар инде,
Ерагая баралар инде.
Киткән саен якыная аралар инде,
Сагынудан, сагынудан дәвалар инде.
Туган ягым каеннары калалар инде,
Кемнәр сөеп карарлар инде.
Гомерем буе миңа таба чабарлар инде,
Кайталмыйча, кайталмыйча калалмам инде.
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар