Логотип «Мәйдан» журналы

Туган төбәгем минем

И туган төбәгем минем,Җанга терәгем минем.Синдә генә иркен тибәКерсез йөрәгем минем.Иж буе, Нарат тугае,Чәчәкле, нурлы алан.Газиз җирем, мин бит синеңКуеныңда үскән балаң.Синдә минем балачагым,Тәүге ю...

И туган төбәгем минем,
Җанга терәгем минем.
Синдә генә иркен тибә
Керсез йөрәгем минем.
Иж буе, Нарат тугае,
Чәчәкле, нурлы алан.
Газиз җирем, мин бит синең
Куеныңда үскән балаң.
Синдә минем балачагым,
Тәүге юл башым минем.
Саф күңелле изге җаннар
Гомер юлдашым минем.
Үсмер чакның эзе калды
Тәмәй тау үрләрендә.
Туфрагымда гомер сөрәм
Бабамнар үрнәгендә.
Гадәти һәрбер тарафың,
Исемле-атамалы.
Ижбикә, Чәбе капкасы,
Зөләйха атаулары,
Ат җамы, Бәйрәм әрчүе,
Акча әрәмәләре.
Тик калды бүген авылда
Колхоз хәрабәләре.
Күңелне борчый авылның
Түбән тәгәрәгәне.
 

Чыңгыз МУСИН


Фото: https://ru.freepik.com/fИзображение от dashu83

Комментарийлар