Логотип «Мәйдан» журналы

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур илУл минем туган илем.Дөньяда иң-иң матур телУл – минем туган телем. “Балам!” – диеп туган телдәЭндәшә миңа әткәм.“Әнием!” – дип, әнкәемәМин туган телдә әйтәм. Туган теле...

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
 
“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
 
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
 

Энҗе МӨЭМИНОВА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар