Логотип «Мәйдан» журналы

Туган телем

Туган телем, газиз туган җирем ‒Алар ике туган шикелле.Үз телемнең бөтен борылмасыКүңелемә якын, сөйкемле.Үз җиремдә яшим, үз телемдә«Дөньям матур!» диеп эндәшәм.Һәр көн туса, хәл-әхвәлләр сорап,Мин т...

Туган телем, газиз туган җирем ‒
Алар ике туган шикелле.
Үз телемнең бөтен борылмасы
Күңелемә якын, сөйкемле.
Үз җиремдә яшим, үз телемдә
«Дөньям матур!» диеп эндәшәм.
Һәр көн туса, хәл-әхвәлләр сорап,
Мин талларым белән сөйләшәм.
Һәр төбәкнең була үз сөйләме,
Ә ул сөйләм матур җыр сыман.
Ул сөйләмдә кошлар сайрап тора,
Ул сөйләмгә җылы нур сыйган.
Ул сөйләмдә чишмә чылтыравы,
Йомшак кына назлы җил исә.
Кыңгыраулар чыңлый, тыңлап торам,
Чыңы чыңлый икән төрлечә...
Туган телем – әткәм-әнкәм теле,
Әби-бабам теле, безнең тел.
Ул бит безнең җиребездә үскән
Мәңге яшәр, сулмый торган гөл!
 

Руцилә САДРИЕВА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар