Логотип «Мәйдан» журналы

«Туем узган, туным тузган», — диеп...»

Җырланмаган җырлар турында. X. Туфан

«Туем узган, туным тузган», — диеп
Әйтер чагы җиткәч адәмнең,
Тормышына сагыш килеп керә,
Моңнар баса хәтта бәдәнен.

«Минем инде ашым ашалган да,
Минем инде яшем яшәлгән...»
Мондый ачы сүзне әйтә кеше
Гомере сүнеп килгән бер мәлдә.

Кыен инде, кыен мондый хәлләр,
Дошманыңа хәтта язмасын...
...Тик нишләр соң шагыйрь,
гомре калып,
Язып бетерсә бар язасын?!

«Минем инде җырым җырланган» — дип
Әйтү өчен ничек тел барсын?!
Лутчы гомрең бетеп, җырланасы
Җырың калсын җирдә, ул калсын!

Чын шагыйрьләр шулай булган әнә —
Такташ, Җәлил, Туфан, Тукайлар!
Гомре калып, җыры бетүчеләр —
Шагыйрь түгел, мескен сукбайлар.

Бу шигырем шунда тәмам бугай,
Сюжетымның очы чорналган.
Җитәр... Булды... Дәвам итү харам,
Нокта куям — җырым җырланган.

 

Гәрәй РӘХИМ

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар