Логотип «Мәйдан» журналы

Тудым сөяр өчен

Айрат Суфиянов шигыре.

Алмагачлар чәчәк аткан чакта,
Сыерчыклар моң тараткан чакта,
Садә хисләр күкрәп туган чакта,
Хуш-ис белән күкрәк тулган чакта,
Яшелләнеп күзләр янган чакта,
Йөрәк шашып дулкынланган чакта,
Күктән җиргә сафлык аккан чакта,
Һәр күзәнәк илһам тапкан чакта,
Күбәләкләр канат каккан чакта,
Шат елмаеп кояш баккан чакта,
Күтәрелә башым, арта көчем...
Кабатлыйм мин:
– Тудым сөяр өчен!
Бөтен дөнья яшелләнгән чакта,
Бәхет сулап җир яшәргән чакта,
Күгәрченнәр гөр-гөр килгән чакта,
Туган ягым балкып көлгән чакта,
Барча кошлар оя корган чакта,
Янәшәмдә ярым торган чакта,
Мин буылмам нәфрәт, үчтән чәчәп,
Явызны да җаным кичерәчәк
Җир йөзенә нурлар чәчә-чәчә!..



Айрат СУФИЯНОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bedneyimages

Комментарийлар