Логотип «Мәйдан» журналы

Тормышымнан канәгать

Аягымда басып торам,Әлегә сау-сәламәт.Ачуланып йөзне сытмыйм,Тормышымнан канәгать. Көч җитмәсә, эш пешмәсә,Сылтамыймын картлыкка.Зурдан кубып, кызып китепКөчәнмимен артыкка. Хәлләр зарланырл...

Аягымда басып торам,
Әлегә сау-сәламәт.
Ачуланып йөзне сытмыйм,
Тормышымнан канәгать.
 
Көч җитмәсә, эш пешмәсә,
Сылтамыймын картлыкка.
Зурдан кубып, кызып китеп
Көчәнмимен артыкка.
 
Хәлләр зарланырлык түгел,
Әлегә, шөкер, исән.
Соңгы чиккә җитмәгәнмен,
Аварга тормыйм тисәң.
 
Беләм ансын соңарганмын
Алышка һәм узышка.
Җитеп тора иҗатымда
Ирешүем уңышка.
 
Иҗатымда башкарган эш
Саный китсәң, галәмәт.
Юк, мактанмыйм, чыны шулай,
Тормышымнан канәгать.
 

Фәнәвис  ДӘҮЛӘТБАЕВ


Фото: https://ru.freepik.com


 

Комментарийлар