Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш, исәнме!

Үлән булып җирдә үсәмме мин,Балык булып суда йөзәмме?Җилләр исә… Төш икән бу, дисәм,өн икәнсең, тормыш,исәнме! Бу язда да тагын, бу язда дашомырт чәчәкләре иснәдем.Чәчәк алып килде, кем бу, дисәм...

Үлән булып җирдә үсәмме мин,
Балык булып суда йөзәмме?
Җилләр исә… Төш икән бу, дисәм,
өн икәнсең, тормыш,
исәнме!
 
Бу язда да тагын, бу язда да
шомырт чәчәкләре иснәдем.
Чәчәк алып килде, кем бу, дисәм,
Син икәнсең, тормыш,
исәнме!
 
Артта торсын юллар исәбе дә,
артта торсын еллар исәбе.
Сахраларга чыксаң җырлап туймас
җыр икәнсең, тормыш,
исәнме!
 
Гомер озын, дисәм, рас булырмы,
сиздерми дә узды, дисәмме?
Күп тә түгел гомер, аз да түгел,
бер икәнсең, тормыш,
исәнме!
 

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА


Фото:

Комментарийлар