Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш дигән алыш-бирештә...

Тик мин генә читтә кала алмамТормыш дигән алыш-бирештән.Риза-бәхил димен яшәвемә,Ни тисә дә минем өлешкә. Биргәнемә алмаш итеп җирдәТагын ни калгандыр аласым.Көн тууга көтеп тора күңелАлыш-бирешл...

Тик мин генә читтә кала алмам
Тормыш дигән алыш-бирештән.
Риза-бәхил димен яшәвемә,
Ни тисә дә минем өлешкә.
 
Биргәнемә алмаш итеп җирдә
Тагын ни калгандыр аласым.
Көн тууга көтеп тора күңел
Алыш-бирешләрнең яңасын.
 
Картлык бусагасын атласам да
Аңлап булмас ахры дөньясын.
Тик бер генә теләк күңелемдә-
Биргәннәрем аздан булмасын.
 
Шөкер Ходаема – алганнарым
Җитеп тора шушы килеш тә.
Тапканнарым хәләл булса иде
Тормыш дигән алыш-бирештә.
 

Фәнәвис  ДӘҮЛӘТБАЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/ 

Комментарийлар