Логотип «Мәйдан» журналы

«Төнлек тәрәзәңне сырган өермәдә...»

Төнлек тәрәзәңне сырган өермәдә,Ят калалар калыкканда өзем-өзем,Соңгы сурәтеңнән йөзен чөерә дә,Үзем дип җикерә. Кагылмагыз! Үзем.Үзем беләм, кичке тонык кына утныңЯңа калкымында ничек чагыласын.Өлкән...

Төнлек тәрәзәңне сырган өермәдә,
Ят калалар калыкканда өзем-өзем,
Соңгы сурәтеңнән йөзен чөерә дә,
Үзем дип җикерә. Кагылмагыз! Үзем.

Үзем беләм, кичке тонык кына утның
Яңа калкымында ничек чагыласын.
Өлкәнәя бара. Таныйсыңмы, юкмы?
Гәрчә, яңа телгә килгән чагы да соң...
Нишләтәсең аны?!
Җылы гел азаеп, тагын бер чакрымга
арткан саен ара
Һәрбер кискен тавыш, һәр тукталыш саен
Сагынуым өлкәнәя бара.

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар