Логотип «Мәйдан» журналы

Тимим күңелемә

Тимим күңелемә, ‒өзгәләнсен, янсын!Кеше кайчак үзенкичерә дә алсын.Хисләрем ярсысын,уйларым ташсын,зиһенем чуалсын,җан изрәп талсын...Тимим күңелемә, ‒өзгәләнсен, янсын! ......Ә безнең мәхәббәт,сагышл...

Тимим күңелемә, ‒
өзгәләнсен, янсын!
Кеше кайчак үзен
кичерә дә алсын.
Хисләрем ярсысын,
уйларым ташсын,
зиһенем чуалсын,
җан изрәп талсын...
Тимим күңелемә, ‒
өзгәләнсен, янсын! ...
...Ә безнең мәхәббәт,
сагышлы мәхәббәт,
каргышлы мәхәббәт
җыр булып калсын.
 
Яңа таңнар атсын,
яңа гөлләр үссен.
Бу татлы газаплар
бүтәннәргә күчсен.
Яшь йөрәкләр янсын
яшь җаннар юансын.
Сөю алар белән
киләчәккә барсын!
Тимим күңелемә, ‒
өзгәләнсен, янсын...
...Ә безнең мәхәббәт,
тиңдәшсез мәхәббәт,
күз яшьле мәхәббәт
җыр булып калсын!
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik


«Мәйдан» № 8, 2023 ел

Комментарийлар