Тимеркүгем
Шәрәф Мөдәррис шигыре.
Тамчы-тамчы чытып биткә бәреп,
Кашып какты тыныч ак каеп...
Ауды җиргә, уктап тишкәләнеп,
Тимеркүгем – уйнак аткаем...
Яулар сафып басып, турап барып,
Ыргылганда шаулы далага, –
Читен дә соң шунда, туганнарым,
Калса башың шулай бәлагә...
– Ой син, аткай, җитәр, газапланма,
Кулым белән атыйм үзеңне!
Ошап безгә, ошап каһарманга,
Нык каршы ал син дә үлемне!
Портыбызга төш тә, симез, тәмле,
Татлы җим ал, мамык җыеп чык.
Сорар булса әнкәм минем хәлне,
«Ул сау» диген, җаным, сыерчык!
Вакыт җитәр, сугыш корымнарын
Искән җил дә өстәп кагышыр...
Туган кырым, туган болыннарым
Минем беләп тагын кавышыр.
Төшсә дә тик монда, сугышларда,
Чәчкә кырау, биткә җыерчык, –
Көчем бөтен минем, сулыш барда.
«Ул шат» диген, җаным, сыерчык!
«Я, хуш» дидем, күзем төшермәдем,
Ялкын сулап наган атылды...
Аттым шулап матур, сөлек тәнем –
Тимеркүгем – җитез атымны...
Киртә бармы җирдә минем күккә,
Ялкын җанлы ашкын балага?
В үтәп айгыр – бүтән тимер күктә
Очтым тагын иркеп далага!
Дымны, чыкны, капны тарта-тарта
Басып калды нәфис ак каен...
Ятып калды дымлы сахраларда,
Тимеркүгем – уйнак аткаем.
Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылында ала, җидееллык мәктәпне күрше Мунчәли авылында тәмамлый һәм 1935 елда Казанга килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аннары ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы басылып чыга.
1941 елда Шәрәф Мөдәррис Кызыл Армия сафына алына. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елда ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк – Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» газета редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә. 1944–1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.
Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Әдип зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли.
Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат булды.
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар