Логотип «Мәйдан» журналы

Тик туган җирдә генә

Сагынышып кошлар кайтаТүгәрәк күлләренә.Ояларын ясый аларТик туган җирдә генә.Сандугачлар кунып сайрыйТалларның иңнәрендә.Талларның иңнәрендә.Дөнья ямьле, сулар тәмлеТик туган җирдә генә.Тик туган җир...

Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә.
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.


Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәрендә.
Талларның иңнәрендә.
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.
Тик туган җирдә генә.


Җырлый-җырлый күтәреләм
Тормышның үрләренә.
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Тик туган җирдә генә.


Хәкимҗан ХАЛИКОВ


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар