Логотип «Мәйдан» журналы

Тәрәзәңне ач та

Яшеренмә син яшеннән,Давылдан качма.Җәйнең хәтәр көннәрендәТәрәзәңне ач та.Күкне күзәт, тибрәндермиКерфек очыңны.Бик якын итеп хәтерләЕрак дусыңны.Яшен алсын бүлмәңдәгеТөннең карасын,Сибелдереп чәчләр...

Яшеренмә син яшеннән,
Давылдан качма.
Җәйнең хәтәр көннәрендә
Тәрәзәңне ач та.
Күкне күзәт, тибрәндерми
Керфек очыңны.
Бик якын итеп хәтерлә
Ерак дусыңны.
Яшен алсын бүлмәңдәге
Төннең карасын,
Сибелдереп чәчләреңне
Давыл тарасын.
Давыл, давыл, ул бит минем
Тере хәбәрем,
Якын яшен, ялкын яшен —
Минем сәламем.
Мин сулармын, давыл җирдә
Тынмаса әгәр,
Мин янармын соңгы яшен
Сүнгәнгә кадәр.
 

Касыйм ВАХИТ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com

Комментарийлар