Логотип «Мәйдан» журналы

Тәрәзәмдә кояш яна

Тәрәзәмдә кояш яна, -Тумас борын яна көн.Зая үткән гомерләрнеКайтарыр ла миңа кем?Дәртем таша. Минутка даЯл бирмим беләгемә, -Минут та вакыт калдырмыймӘрнергә йөрәгемә.Гомер зая янмас өченНиләр уйлап...

Тәрәзәмдә кояш яна, -
Тумас борын яна көн.
Зая үткән гомерләрне
Кайтарыр ла миңа кем?
Дәртем таша. Минутка да
Ял бирмим беләгемә, -
Минут та вакыт калдырмыйм
Әрнергә йөрәгемә.
Гомер зая янмас өчен
Ниләр уйлап тапмыйм мин?
Төшеп калсам да заманнан,
Аннан алда атлыйм мин.
Тәрәзәмдә кояш яна.
Пәрдәләремне ачам.
Кемнәр аңлар кояш булып
Янар күңелне ачсам?
 

Гөл МИРҺАДИ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от stockgiu

Комментарийлар