Логотип «Мәйдан» журналы

«Телен җуйган халык – маңкорт...»

Телен җуйган халык – маңкорт,Иле дә юк, җире дә.Аң тилергән, җаны үлгән,Мие кипкәч тиредә.Җиһан буйлап тәгәри тикДүңгәләк булып тәне.Җил екса да, боз сукса да,Җир упса да, юк гаме.Газиз халкым! Мондый...

Телен җуйган халык – маңкорт,
Иле дә юк, җире дә.
Аң тилергән, җаны үлгән,
Мие кипкәч тиредә.
Җиһан буйлап тәгәри тик
Дүңгәләк булып тәне.
Җил екса да, боз сукса да,
Җир упса да, юк гаме.
Газиз халкым! Мондый язмыш
Көтмәсен сине алда.
Тел югалтсаң, маңкорт булып
Илерерсең далада.
Ата-бабаңнар мирасын
Күз карасыдай сакла!
Тәнеңдә җаның бар чакта
Ана телеңне сатма!
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

Комментарийлар