Телем-телем тел турыйлар!..»
Татарлар елмаеп үлделәр... Р. Ланфредини
Телем-телем тел турыйлар!
Комактай кимерәләр.
Комнан сарай өя-өя,
Киләчәк җимерәләр.
Үз канына үги ясап,
Сайлап телен сатарын,
Тамырдан корытмакчылар
Туган җирем татарын!..
... Бу кемнең соң явыз уе?
Ахмаклыгы? Хатасы?
Нинди битлек сайласа да:
«Угрылык!» – атамасы.
Өн түгел лә!.. Коточкыч төш:
Уйный җәллад балтасы...
Әй, Мусалар!.. Ничекләр соң
Елмаер көч табасы?!
Лилия Сәгыйдуллина
Фото:
Комментарийлар