Логотип «Мәйдан» журналы

Тел ачкычы исән булсын, әй!

Мәхмүт Газизов тууына 86 ел.

Кайнарланып килим-килим дә,
тик торыйммы капка төбендә?
Сиңа килдем, яңа җыр шәҺәре!
Хакым бардыр монда минем дә,
хакым бардыр сиңа керергә –
кереп, күреп, мин бит берәр йомгак
җыр урарга идем кимендә.
– Сим-сим, капканы ач, ачып булмый,
этәм-этәм – каты япкансың...
Үз байлыгын күрсәтәсе килми,
сим-сим ачмый шәҺәр капкасын.
Әкиятнамә – хыял, кызык бары,
ә тормышта каты япсалар?
Безне күргәч, борын төбендә үк
бикләнмәде күпме капкалар?!
Колач җәеп кем дә көтеп тормый,
үзең кара, тырыш, тап җаен;
ачалмаслык йозаклар да булмый,
җыр биге дә ачылыр, мөгаен.
Ачкыч булсын, Тукайлардан калган
тел ачкычы исән булсын, әй! –
бикле күңелләрне, капка төсле,
ачып җибәрер ул җилбәгәй!
Җырда миңа шәҺәр алу кирәк,
шундый ният белән килдем дә.
Капкаларны ачар «әфсен»нәрем,
ачкычларым – Туган телемдә!

 

Мәхмүт ГАЗИЗОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар