Логотип «Мәйдан» журналы

Таулардагы яңгыр

Көтмәгәндә тау өстенәҖил болытлар элде.Кыяларны сискәндереп,Кукне яшен телде.Тәүге тамчы, ташка төшеп,Чәлпәрәмә килде…Күк күкрәде: кыялардаУт ялтырап торды.Яңгырда, күлмәкчән кыздай,Тау калтырап торды...

Көтмәгәндә тау өстенә
Җил болытлар элде.
Кыяларны сискәндереп,
Кукне яшен телде.
Тәүге тамчы, ташка төшеп,
Чәлпәрәмә килде…
Күк күкрәде: кыяларда
Ут ялтырап торды.
Яңгырда, күлмәкчән кыздай,
Тау калтырап торды.
Кайнар ирене белән яшен
Тауның битен үпте…
Җилләр белән үтте болыт,
Кояш нурын сипте.
Гөлләр күзен ачты,
Тау битеннән
Ал нурлар бөркелде.
…Соңгы тамчы
Ташка төшеп
Көлде… көлде… көлде…
 

 Салават РӘХМӘТУЛЛА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от creativeart

Комментарийлар