Логотип «Мәйдан» журналы

Тауга мендем

Керфек какмый, балкып таң туганчыСагынуымның сары сандугачыСайрый-сайрый канат кагынды.Тауга мендем... үзем белән бергәАлып мендем туган ягымны... Алып мендем зәңгәр күккә баккан,Хатирәләр булып...

Керфек какмый, балкып таң туганчы
Сагынуымның сары сандугачы
Сайрый-сайрый канат кагынды.
Тауга мендем... үзем белән бергә
Алып мендем туган ягымны...
 
Алып мендем зәңгәр күккә баккан,
Хатирәләр булып чыңлап аккан
Зәңгәр чишмә – сабый чагымны.
...Юкка түгел җырым карашында
Мәхәббәтем йөзе чагылды.
 
Коткарылган дөнья матурлыгы,
Якташларның рухи татулыгы
Күңел кылларыма кагылды...
Кыйбла якка таба каурый-каурый
Ак болытлар күче агылды.
 
Керфек какмый балкып таң туганчы
Сагынуымның сары сандугачы
Сайрый-сайрый канат кагынды.
Тауга мендем... үзем белән бергә
Алып мендем туган ягымны!..
 

Айрат СУФИЯНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock



«Мәйдан» № 3, 2023 ел

Комментарийлар