Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле мөгаллиме

Яратканга туган телне,Ана телен яратканга,Гыйлем эстәү – чын татарчаБулсын диеп җан атканда, Кемнәр генә сүзләмәде,«Кыйнамады» кемнәр генә?Туган тел дип сөйләнделәр,Калды ләкин сүздә генә. Т...

Яратканга туган телне,
Ана телен яратканга,
Гыйлем эстәү – чын татарча
Булсын диеп җан атканда,
 
Кемнәр генә сүзләмәде,
«Кыйнамады» кемнәр генә?
Туган тел дип сөйләнделәр,
Калды ләкин сүздә генә.
 
Татар теле – туган телең –
Бәхетсез тел булып йөрде.
Калдык-постык сәгатьләргә
Иң пүчтәк фән булып керде.
 
«Тара-бара», имеш, аны
Укыта ала һәрбер тинтәк...
Шул кадерсез мөнәсәбәт
Сеңдерелде җайлап, ипләп.
 
Саташты күп йомры башлар,
Голәмасы, дин хадиме.
Көрәштең син берьялгызың,
Татар теле мөгаллиме.
 
Сөю, әрнү газабыннан
Тамырларың шытым бирде,
Шәкертләрең бил турайтып
Басты бүген,
Күзең күрде.
 
Әнә шулай:
Сабыр холык,
Тыйнак акыл белән димме?
Саклап телне, сакла безне,
Татар теле мөгаллиме!
 

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар