Логотип «Мәйдан» журналы

Тәрәзәңне ач та

Касыйм Вахит шигыре.

Яшеренмә син яшеннән,

Давылдан качма.

Җәйнең хәтәр көннәрендә

Тәрәзәңне ач та.

 

Күкне күзәт, тибрәндерми

Керфек очыңны.

Бик якын итеп хәтерлә

Ерак дусыңны.

 

Яшен алсын бүлмәңдәге

Төннең карасын,

Сибелдереп чәчләреңне

Давыл тарасын.

 

Давыл, давыл, ул бит минем

Тере хәбәрем,

Якын яшен, ялкын яшен —

Минем сәламем.

 

Мин сулармын, давыл җирдә

Тынмаса әгәр,

Мин янармын соңгы яшен

Сүнгәнгә кадәр.

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

 

Комментарийлар