Логотип «Мәйдан» журналы

Таң ата

Таң ата... күпме җаннаргаИсемнәр бирә-бирә!Шул исемнәргә эндәшеп,Хәерле көннәр килә, −Кемнедер гөлгә, кемнедерКүмергә әйләндерә.Исемнәр белән эндәшеп,Чакырып ала көннәр.Иң алдан каршы йөгерепТауларга...

Таң ата... күпме җаннарга
Исемнәр бирә-бирә!
Шул исемнәргә эндәшеп,
Хәерле көннәр килә, −
Кемнедер гөлгә, кемнедер
Күмергә әйләндерә.
Исемнәр белән эндәшеп,
Чакырып ала көннәр.
Иң алдан каршы йөгереп
Тауларга менә гөлләр, −
Тәпиләренә озаклап
Башмаклар эзләмиләр.
Барып кайт, балам, дигәндәй,
Гөнаһсыз чакларыңа,
Меңгерә көннәр кешене
Иярле атларына, −
Сынау уздыра йөрәкнең
Гомерлек антларына.
Исенә алып барын да,
Исәпләп тора һаман:
Кем анты тапталмаган да,
Кемнеке тапланмаган,
Кемнеке тапталганнан соң,
Тамчы да акланмаган.
Барын да барлый, аралый,
Таный ул танышларын:
Каныңның агышларын син
Нәрсәгә багышладың?
Илгәме бирдең, җилгәме
Җаныңның табышларын?
Арада мин дә йөримен
Йөрәгем каный-каный:
Телсез – аңласа сүземне,
Сукырга бирсәм күземне, −
Миңа бит шул да ярый,
Шул да ярый!..
 

Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/tree'>Tree фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com 

Комментарийлар