Логотип «Мәйдан» журналы

Таң

Лилия Гыйбадуллина шигыре.

Кояш чыксын өчен таңнар ата.

Таңнар атсын өчен кояш чыга.

...Ул кояшка бага.

Юлга чыга,

Төннәр чыга-чыга.

Һәм талчыга.

 

Бармакларын җиргә батыра да

Җир җылысын тоймак була тынып.

Шушы җирнең ак һавасын үбеп,

Суык белән тутыра ул тынын.

 

Ул яшәргә тели.

Үпкәсенә

Үткән көннәр корым коя тора.

Ул яшәргә тели.

Йөрәгенә

Үтәр көннәр

Читлек кора тора.

 

«Китәр өчен килдем,

Китәр өчен...»

Ул күкләргә дәшә сүзсез генә.

Яңагына җыерчыклар ярып,

Көн үтәли керә көзгесенә.

 

Көн үтәли күрә төн сагышын,

Көн үтәли күрә сагыш төнен.

Телем-телем чорлар күчә тора,

Сүзләр белән ямап адәм телен,

 

Сүзләр белән ялгап һәм ялганлап,

Сүзләр белән үбеп һәм яралап...

Төн тыныннан көнне аралап, ул

Таң уятып кабат ярала.

 

Күзләренә нурын кайтар, дөнья!

Хәерле юл телә бу юлчыңа.

...Кояш чыксын өчен таңнар ата,

Таңнар атсын өчен кояш чыга...

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от ibrandify

«Мәйдан» № 12, 2023 ел

Комментарийлар