Логотип «Мәйдан» журналы

«Тал-тирәкләр йокымсырый…»

Тал-тирәкләр йокымсырый,Таң ата гына әле.Бу, күрәсең, табигатьнеңТынлыкка талган мәле.Нидер көткән сыман тынлык,Баса яныңа килеп.Ә нигәдер күңлең, җаныңБулышмый җавап биреп.Үз уе, хыялларынаКитә ул ти...

Тал-тирәкләр йокымсырый,
Таң ата гына әле.
Бу, күрәсең, табигатьнең
Тынлыкка талган мәле.
Нидер көткән сыман тынлык,
Баса яныңа килеп.
Ә нигәдер күңлең, җаның
Булышмый җавап биреп.
Үз уе, хыялларына
Китә ул тирән кереп.
Чияләнә хәл-әхвәлләр,
Бутала бүген, элек.
Тормыш артыннан калмыйм дип
Йөргәнмен киртә куеп.
Кирәкләре булмаган бит,
Өлгерсәм иде җыеп.
Яшьләр башлыйлар тормышны,
Ашыкмый баштан алып.
Мин ашыгып дәвам итәм,
Яшьтәшләрдән дә калып.

 Басыйр РАФИКОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар