Логотип «Мәйдан» журналы

Сыкрый йөрәгем

Сара Садыйкованы композитор буларак халык яхшы белә. Ә менә и шигырьләр дә язганын, мөгаен, беркем да белмәгәндер.

Әллә нигә авыр бүген миңа,
Әллә нигә сыкрый йөрәгем.
Җанга җайлы урын табалмыйча
Әрнеп үтә матур көннәрем.

Нигә кеше кебек шатланалмыйм,
Нигә көлә алмыйм мин бүген?
Ник каралган тормышым кояшы,
Ни каплаган бәхетемнең күген?

Әллә нигә бүген күңелем бизгән
Кешеләрдән, барлык дөньядан.
Әллә нигә бүген хәтерем калган
Дөньядагы барлык дорфадан.

Шулай үтәр микән бу гомерләр,
Шулай үтәрменме дөньядан?
Бу дөньяның чиксез гүзәллеген
Әле күңлем сөеп туймаган.

Яшел үләннәргә ятып аунар идем,
Сулар идем чәчәк исләрен.
Тып-тын гына тыңлап торыр идем
Йомшак таң җилләре искәнен...

 

Шагыйрьләр-романтиклар

Мин яраттым хәзер әдипләрне,
Шагыйрьләрне-романтикларны,
Нечкә халык алар, кызык халык,
Ничек яратмыйсың, аларны?

Бер вакытны, булган алар бары
Ялан аяк йөргән малайлар,
Авыл малайлары галим булып
Чыкканын күргәнең кайда бар?

Илебезнең җылы кочагында
Үскән алар - безнең малайлар.
Гыйлем гранитын кимереп үскән,
Тормыш ачысын күргән алар.

Шуңа күрә олы йөрәклеләр.
Шуңа күрә инсафлы алар.
Шуңа күрә сөям әдипләрне,
Шагыйрьләрне-романтикларны,

Нечкә халык алар, кызык халык,
Ничек яратмыйсың аларны.

 

 

Туган шәһри Казаным

Әй, рәхәт лә бу Казанда,
Үз шәһәрең, үз җирең.
Кая барсаң бар да таныш,
Син беләсең һәр җирен.

Ул урамнардан барган чакта
Килеп очрый танышың,
Рәхәтләнеп сөйләшәбез,
Чатка ишетелә тавышың.

Театрда, трамвайларда,
Урамнарда йөргәндә,
Туган халкым сәлам биреп
Хөрмәт итү күргәндә.

Рәхәт була очрасалар
Танышларың-дусларың,
Тыныч илдә шулай гөрләп
Яшик әле, дусларым!

 

Сара САДЫЙКОВА



 


 

 

Комментарийлар