Логотип «Мәйдан» журналы

Сугыш бармый кебек

Сугыш бармый кебек.Сәбәп тә юк кебек сугышырга,Безнең илдә бар да тыныч, диләр.Салмак көйләр уйный,Тезелешкән матур өйләр,Этләр улый,Исерек абзый кайтып киләДулый-дулый.Сугыш бармый кебек,Сугыш инде к...

Сугыш бармый кебек.
Сәбәп тә юк кебек сугышырга,
Безнең илдә бар да тыныч, диләр.
Салмак көйләр уйный,
Тезелешкән матур өйләр,
Этләр улый,
Исерек абзый кайтып килә
Дулый-дулый.
Сугыш бармый кебек,
Сугыш инде күптән беткән.
Аны күргән сугышчылар
Әрнеп сөйли
Тимер эри иде диеп,
Ә кайчакта тән белән җан
Кар астында үлә иде туңып диеп.
Әрнеп сөйли алар.
Алар...
Ә аларның бик күпләре
Сөйләми дә калган,
Ә аларны якыннары
Сөялмый да калган
Бик күпләрен.
Ә кемнәрдер эзсез югалганнар,
Бер хәбәрсез юл алганнар чиксезлеккә.
Ә кемнәрдер җиңү алып кайтып,
Җиңелүче булып мескенлектә
Яши һаман...
Сугыш бармый кебек,
Сәбәп тә юк кебек сугышырга.
Безнең илдә бар да тыныч, диләр,
Тик нигәдер шушы тынычлыкка
Этләр улый,
Исерек абзый кайтып килә
Дулый-дулый...
Сугыш бармый кебек.
 

Булат ИБРАҺИМ


Фото: https://pixabay.com/



«Мәйдан» №1, 2021 ел.

Комментарийлар