Логотип «Мәйдан» журналы

Сорау – җавап

Беләсеңме,Мәңге туңлык кояш нурынничек көткәнен?Чын мәхәббәт бәгырьләрненичек өткәнен? Беләсеңме,Нидән алсу дөнья таңнарда?Нинди утлар янганлыгынгашыйк җаннарда? Сүнәсе киләкояшның, айның –...

Беләсеңме,
Мәңге туңлык кояш нурын
ничек көткәнен?
Чын мәхәббәт бәгырьләрне
ничек өткәнен?
 
Беләсеңме,
Нидән алсу дөнья таңнарда?
Нинди утлар янганлыгын
гашыйк җаннарда?
 
Сүнәсе килә
кояшның, айның – янасы.
Сүнсә кояш, кабыначак
аның яңасы...
 
Җирдә шулай,
кешеләр дә кабына-сүнә.
Кеше генә булганга тик
язмышка күнә.
 
Мин очкыны
мәхәббәттән янган җаннарның.
Мин – уттан, фаш итәм, кеше
Җирдән дигән ялганны...
 
Алай булса...
Тәүге очкын каян кабынган?
Кеше мәхәббәт тавына
Кайда, ничек абынган?
 
Беләсеңме,
Җир үзе дә
уттан яралгандыр ул,
Сүнгән җаннар күбәйгәнгә
генә каралгандыр ул...
 

Нәҗибә САФИНА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар