Логотип «Мәйдан» журналы

Соклану

Юл буйлары яшь каенлык,Җанга якын тирәлек.Каеннан көз каршыларгаБулса икән өйрәнеп. Бөрки каен тирә-якка,Үзенә бер сарылык.Китәсең алар яныннанСагышыңнан арынып. Бар җиһанга якты сибә,Сары м...

Юл буйлары яшь каенлык,
Җанга якын тирәлек.
Каеннан көз каршыларга
Булса икән өйрәнеп.
 
Бөрки каен тирә-якка,
Үзенә бер сарылык.
Китәсең алар яныннан
Сагышыңнан арынып.
 
Бар җиһанга якты сибә,
Сары мәрмәр сыннары.
Әкият бу, дияр идең,
Юк, түгел шул, чын бары.
 
Алар күктән иңгән, дисәң,
Икеләнми ышанам.
Каеннарның сагышы да
Елмаюга охшаган.
 
Гади агач, дия алмыйм,
Каен – ул үзенә бер.
Ак фәрештәләргә охшап,
Күренә күземә гел.
 

Рифкать ИМАЕВ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар