Логотип «Мәйдан» журналы

Сөенче

«Сөенчегә миңа ни бирәсең?Алып килдем сиңа сөенче!» –Шулай диеп, шатлык төяп килгәнКем ул булган илдә беренче? Ерак юлдан кайтып килгән җайдакУң кулында очлы сөңгесе.Илгә кайткан куанычлы хәбәр,С...

«Сөенчегә миңа ни бирәсең?
Алып килдем сиңа сөенче!» –
Шулай диеп, шатлык төяп килгән
Кем ул булган илдә беренче?
 
Ерак юлдан кайтып килгән җайдак
Уң кулында очлы сөңгесе.
Илгә кайткан куанычлы хәбәр,
Сөңге очында кайткан сөенче.
 
Илче булып йөргән киленчәкләр,
Кендек кискән изге карчыклар
Тиешлесен алган хәбәренә –
Алтын-көмеш чыккан янчыктан.
 
Йә алкасын салып биргән сылу
Егетеннән алган хат өчен.
Аргамаклар хәтта жәл булмаган,
Ат кадәрле булса сөенчең.
 
Яланаяк чаба бер малайчык,
Барын узып, тузан туздырып.
И шәп булсын иде сөенчесе,
Шатланырлык, телдән яздырып!
 
Үзе чаба, үзе оран сала:
«Сөенче! – ди. – Миңа алдырык!»
«Сөенчегә сиңа – сул колагың!» –
Кемдер үрти йөрәк яндырып.
 
Сөенечләр сирәк күргән халкым
Сөенә белгән азга олыдан.
Булганына канәгатьлек холкын
Мирас иткән кызы-улына.
 
Бер шатлыкны ике итәр өчен,
Яулык биреп күлмәк котлаган.
Шуңа күрә күркәм бу гадәткәй
Тарих буйлап алга атлаган.
 
Югалтмаска иде бу йоланы!
Яңа гасырларның капкасын
Җитезаяк яңа кыз-малайлар
«Сөенче!» дип кат-кат шакысын.
 

Асия ЮНЫСОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


«Мәйдан» № 9, 2022 ел

Комментарийлар