Логотип «Мәйдан» журналы

Син кайдан?

Кай яктан дип сорашабыз,Очраса яңа дус-ишләр.Үчәллемдә — туган нигез,Илбәгендә узды гомер,Азнакайда — кылган эшләр.Ниләр кылдым, ниләр кырдым?Нәрсә калды ул еллардан?Яхшылыгы күбрәк, беләм,Читтә йөрде...

Кай яктан дип сорашабыз,

Очраса яңа дус-ишләр.

Үчәллемдә — туган нигез,

Илбәгендә узды гомер,

Азнакайда — кылган эшләр.


Ниләр кылдым, ниләр кырдым?

Нәрсә калды ул еллардан?

Яхшылыгы күбрәк, беләм,

Читтә йөрдем яманлыктан,

Күпне күрдем бу тормышта.

Узмышлар юк язмышлардан,

Сакла, Ходам, каргышлардан.

Аерма тик дус-ишләрдән,

Ташлама тик ялгызлыкка.

Ә мин сиңа дога кылам,

Сүзем туры — вәгъдә-иман!


Рөстәм ЗӘКУАН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

Комментарийлар