Логотип «Мәйдан» журналы

Шигърият

Фәйрүзә Исмәгыйлова шигыре.

Сукмагымны сиңа борды,

Җиңә алмам көзләрне.

“Кирәкми бүтән”, – дисәм дә,

Бусагаңа тезләндем.

Бер генә төнгә керт мине,

Әйтелмәгән сүз калган.

Җылы якка очар коштан

Каурыйлар ява җанга.

Синдәгедәй колач кирәк,

Юксындым ихлас җилең.

Борма иске дустыңны,

Каршыла, Шигырь Иле!

 

Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

 

Комментарийлар