Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, –Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас. Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы...

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, –
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
 
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз – һаман да яз,
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.
 
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
 
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» – дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
 

Габдулла ТУКАЙ

Комментарийлар