Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь

Шагыйрьләрне сәер халык, диләр.Алай түгел бер дә, минемчә.Алар бары күңел белән күрә,Җан авазы белән сөйләшә.Хисе – дәрья, моңы үзгә аның,Күңел нечкәлеге – кыл гына.Башка берәү таптап узган гөлнеУл те...

Шагыйрьләрне сәер халык, диләр.
Алай түгел бер дә, минемчә.
Алар бары күңел белән күрә,
Җан авазы белән сөйләшә.
Хисе – дәрья, моңы үзгә аның,
Күңел нечкәлеге – кыл гына.
Башка берәү таптап узган гөлне
Ул терелтә ала – шул гына!
Сәер халык диләр, шагыйрьләрне
«Хыялыйрак» дип тә өстиләр.
Алар исә уй-хисләре белән,
Йомшаклыгы белән көчлеләр!
Алар өчен кылыч чыңы юк ул,
Сүзләр – ядрә, каләме – ук, бары.
Акыл, зиһен –хөкемдары булса,
Кәгазь бите – аның көрәш кыры.
Сиздермичә җаннар мүкләнсә дә
Шул «сәерләр» безне уята...
Күпләр әле гафләт йокысында...
Шигъри җаннар каләм уйната!
Шатлыкларны ике итә белә,
Кайгыларның ала яртысын.
Сәерлеген белмим, тик шагыйрьләр
Йөрәк белән яза –бары шул!
 

Әл­фи­рә НИЗАМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар