Логотип «Мәйдан» журналы

Сез кемнәр?

Сез кемнәр, сез кемнәр, сез кемнәр?Сихерле  киртәме  юлларда?Томаннар аша без үреләбезкүрешергә сузылган  кулларга. Абынган, егылган чак була,барысын  аңлыйсыз, күрәсез.Ялына ут капкан толпарданк...

Сез кемнәр, сез кемнәр, сез кемнәр?
Сихерле  киртәме  юлларда?
Томаннар аша без үреләбез
күрешергә сузылган  кулларга.
 
Абынган, егылган чак була,
барысын  аңлыйсыз, күрәсез.
Ялына ут капкан толпардан
кул  сузып  төшләргә  керәсез.
 
Ничәмә мәртәбә бит инде
киләчәк  өчен   сез   янасыз!..
Без юлга чыкканда,
кул болгап,
ялкыннар эчендә каласыз!..
 
...Шартлаулар,   янгыннар   яктыртса,
барыбер караңгы ул төннәр...
Шул төндә яндыгыз, туганнар,
менә бит сез кемнәр, сез кемнәр...
 
Янды төн, янды кан — җан калды,
шуңамы  якты бу ак көннәр?
Һәм шуңа ни  булыр җавабың —
без кемнәр, без кемнәр, без кемнәр?!
 
Зур  серләр ачсак та — без кемнәр?
Галәмгә очсак та — шул сорау!
Илләрдән китсәк тә, кайтсак та,
ярларны   кочсак   та — шул   сорау!..
 
...Төшләргә керәсез, күрәсез:
шул юлда безнең дә гомерләр.
Меңләгән  күз карый бу чорга:
— Сез кемнәр, сез  кемнәр?
Сез кемнәр?!
 

Фәннур САФИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com

Комментарийлар