Логотип «Мәйдан» журналы

Сәгать чылбыры

«Челт» тә «челт» сәгать чылбыры,Уклары янап тора,Кәккүк, тәрәзәсен ачып,Елларны санап тора. Авырая гомер гере:Баса кара, аклыгы.Монда язмышымның йөге,Монда кайгы, шатлыгы. Челпәрәмә килә кай...

«Челт» тә «челт» сәгать чылбыры,
Уклары янап тора,
Кәккүк, тәрәзәсен ачып,
Елларны санап тора.
 
Авырая гомер гере:
Баса кара, аклыгы.
Монда язмышымның йөге,
Монда кайгы, шатлыгы.
 
Челпәрәмә килә кайчак
Юлда өмет, хыяллар.
Офык аша, офык чигә,
Алга баса диварлар.
 
Санасын әйдә сәгатьләр,
Чүпләмик ватыкларны,
Диварлар безгә тау түгел,
Әйтер сүзебезне әйтик,
Җырлар җырыбызны җырлыйк,
Туктатып вакытларны.
 
«Келт» тә, «келт» сәгать уклары,
Кәккүге карап тора,
Сәгать чылбыры кыскара,
«Тук» та, «тук» – минем дә йөрәк
Гомерне санап тора.
 
Санап тора, саллап тора –
Еллар агышына кертми,
Кушмый салга ялганын!
Сезнең алда бар гомерем
И, кадерле кешеләрем,
Бергә үтик калганын!
 

Халисә МӨДӘРРИСОВА


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар