Логотип «Мәйдан» журналы

Себер татары

Шәүкәт Гаделша шигыре.

Ишкәгемне киң каерып
Тирән батырамын.
Көймәдәшкә җиңел була
Ишеп барулары.
Учак яксак, чүмәшәмен
Очкын очкан якка.
Учакташым төтен йотмый —
Җайлап кына ята.
Киек атсам, үзем сорап
Алам кабыргасын, —
Итлерәге миңа түгел,
Сунардашка калсын.
Бирәм соңгы серәнкәне*,
Соңгы телемемне.
Күрәм кеше күңелләрен,
Тыңлап күңелемне.
Кызганмыйм да, үкенмим дә —
Рәхәтләнеп калам.
Себер татарларын шулай
Яраткан бит Аллам

 

* серәнкә — шырпы

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар