Логотип «Мәйдан» журналы

Сарыласы килә сагынып

Ымсындырган яшьлек эзләренәУрау юллар бармы кайтырга?Гөлбакчалар үскән яшел илем,Тукталышың синең кай турда?Кай тарафта минем яшьлек язым,Кай тарасрка эзләп чыгасы?Яшьлегемне эзләп табар идем,Булса әг...

Ымсындырган яшьлек эзләренә
Урау юллар бармы кайтырга?
Гөлбакчалар үскән яшел илем,
Тукталышың синең кай турда?
Кай тарафта минем яшьлек язым,
Кай тарасрка эзләп чыгасы?
Яшьлегемне эзләп табар идем,
Булса әгәр берәр чарасы.
Эңгер-меңгер төшкән айлы кичләр,
Чыкларында коена ал таңнар.
Чакырсалар, яланаяк чабар
Сөюләргә сусап, яшь җаннар.
Сафлык бөрки тәүге сөюләрдән
Күңелләрдә ярсу бер сагыш.
Кабатламас безнең яшьлекләрне,
Яшьләр хәзер - үзгә бер агыш.
Йолдыз кебек якты яшьлек иле
Күңелләрдә кала кабынып.
Ак томаннар арасыннан табып,
Сарыласы килә сагынып...


Альбина АВЗАЛОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


«Мәйдан» № 10, 2012 ел

Комментарийлар