Логотип «Мәйдан» журналы

Сал битлегең, әйдә, бер сәгатькә

Сал битлегең, әйдә, бер сәгатькә,ял ит бераз тормыш шавыннан.Күреп торам: синең дә бит күңелихлас сөйләшүне сагынган.Ихлас сөйләшүләр - җанга дәва,кузгатса да йөрәк ярасын.Уйламыйча сөйлә, буталып бет...

Сал битлегең, әйдә, бер сәгатькә,
ял ит бераз тормыш шавыннан.
Күреп торам: синең дә бит күңел
ихлас сөйләшүне сагынган.
Ихлас сөйләшүләр - җанга дәва,
кузгатса да йөрәк ярасын.
Уйламыйча сөйлә, буталып бет,
сайламыйча агын-карасын.
Ялгышудан курыкмыйча сөйлә -
мин, төзәтеп, сине кызартмам.
Дөрес сүзләр таба алмас булсаң,
озын итеп сөйлә, ерактан.
Сөйлә
сине кемнәр рәнҗеткәнен
арка каккан булып, елмаеп.
Сине дә бит кемдер коча-үбә
кыйнап киткәндер лә мөгаен?
Сине дә бит кемдер якын иткән -
чәнечкеңә кулын канаткан,
кулын гынамы соң, йөрәген дә
килеп чәнечкәндер кабаттан...
Сал битлегең, әйдә,
башта син ач,
мин дә чишенермен аннары...
Хәер... дустым, салмыйк битлекләрне,
күрсәтешмик гарип җаннарны...
 

Әхмәт ДУСАЙЛЫ


Фото: stihi.ru


Комментарийлар