Логотип «Мәйдан» журналы

Сакла!

Ә син мине ялганнардан түгел,Дөреслектән сакла иң әүвәл,Битлекләрен салган саен дөнья,Сәерләнә бара бит хәлләр.Мин үзем дә сәерләнәм бугай,Елышарак төшәм өнемә.Һәм онытам: кемнәр кемгә кем соң?Ә иртәг...

Ә син мине ялганнардан түгел,
Дөреслектән сакла иң әүвәл,
Битлекләрен салган саен дөнья,
Сәерләнә бара бит хәлләр.
Мин үзем дә сәерләнәм бугай,
Елышарак төшәм өнемә.
Һәм онытам: кемнәр кемгә кем соң?
Ә иртәгә кемнең кеменә
Әверелер алар? Кул бирепме
Исәнләшер? Тезгә тибепме?
Кайсы ягы белән әйләндерер
Туасы көн таныш битлекне?
Елмаерга торган иреннәрем
Нинди салкын тыннан бөрешер?
Кемнәр кемгә дошман булыр, кемнәр
Кемгә кунак булып йөрешер?
Ә син мине сакла: сораулардан…
Юк, җаваптан сакла – иң әүвәл!
Ул җаваплар табылганрак саен
Хәтәрләнә бара бит хәлләр.
 

Луиза ЯНСУАР


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар