Логотип «Мәйдан» журналы

Сагышларым туган якта

Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.Көн дә кайтам уйларымда туган якка,Моңнарымны көйгә салам синең хакта. Кайтыгыз, дип пышылдыйларХәтта үләннәр,Туган якка...

Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,
Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.
Көн дә кайтам уйларымда туган якка,
Моңнарымны көйгә салам синең хакта.
 
Кайтыгыз, дип пышылдыйлар
Хәтта үләннәр,
Туган якка барыбер кайта
Читтә йөргәннәр.
 
Сагыш утларында янам, туган ягым,
Синең турда җырлар җырлыйм менә тагын.
Йөрәк җырларымны илтсен сиңа җилләр,
Сагындыра икән, дуслар, туган җирләр.
 
Кайтыгыз,дип пышылдыйлар
Хәтта үләннәр.
Туган якка барыбер кайта
Читтә йөргәннәр.
 
Таралганбыз дөнья буйлап бәхет эзләп,
Җыйналышыйк, көтә безне туган төбәк.
Тик бәхетле була кеше туган якта —
Аңладым мин чит җирләрдә шушы хакта.
 
Сагышларга, сагнуларга,
Дуслар, түзмәдем.
Кайтып киләм, кабул итсә,
Туган җирләрем.
 

Марсель ГЫЙМАЗЕТДИНОВ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар