Логотип «Мәйдан» журналы

«Сагынырсың!» – дидең...»

«Са­гы­ныр­сың!» – ди­дең...Са­гын­ма­дым...Эз­ләр кал­ды кар­лы юл­лар­да.Ул көн­дә күк эре кар­лар ява,Алар эри җы­лы кул­лар­да. Мин кит­кән­дәТы­ның кай­нар иде.Ка­ра­шың­да – көч­ле ут кы­на...

«Са­гы­ныр­сың!» – ди­дең...
Са­гын­ма­дым...
Эз­ләр кал­ды кар­лы юл­лар­да.
Ул көн­дә күк эре кар­лар ява,
Алар эри җы­лы кул­лар­да.
 
Мин кит­кән­дә
Ты­ның кай­нар иде.
Ка­ра­шың­да – көч­ле ут кы­на.
Адым­на­рым ерак­лаш­кан са­ен
Тил­мер­дең син ягар утын­га.
 
Эз­лә­рем­не кар­лар күм­де бик тиз,
Йө­рә­гең­нән җуя ал­ма­дың!
Ар­ба-ар­ба утын ау­дар­ды­лар,
Тик учак­ка бер дә ат­ма­дың.
 
«Са­гы­ныр­сың!» – ди­дең...
Юк, са­гын­мыйм.
Йө­рә­гем­дә боз­лы сөң­ге­ләр.
Кар­лы йө­рә­ге­мә ап-ак кыш­тан
Җил-бу­ран­нар, су­ык сең­де­ләр.
 
Мин кит­кән­дә йө­зең буй­лап шу­ды
Ты­ныч кы­на җа­ның шарт­ла­вы.
Ише­те­леп ки­тә әле һа­ман
Ур­ман-йө­рә­гең­нең шау­ла­вы.
 
Са­гын­ма­дым. Ки­чер, са­гын­ма­дым!
Ми­нем йө­рәк баш­ка бе­рәү­дә.
Ми­не си­ңа мәң­ге кай­та­рал­мас
Бар җи­һан­ның ка­рын кө­рәү дә.
 

Дания НӘГЫЙМ


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


«Мәйдан» № 5, 2023 ел

Комментарийлар