Логотип «Мәйдан» журналы

«Сагыну гынамы бу?..»

Сагыну гынамы бу?Авырумы?Әллә ЫгымДиагнозын үзе куйсынмы?Ык суларын эчтем, эчтем, эчтем...Басалмадым барыбер сусынны... Ыкка кушып эчеп бетерермен күкИсертерлек зәңгәр һаваны.Тәгәрәп-аунап алырмы...

Сагыну гынамы бу?
Авырумы?
Әллә Ыгым
Диагнозын үзе куйсынмы?
Ык суларын эчтем, эчтем, эчтем...
Басалмадым барыбер сусынны...
 
Ыкка кушып эчеп бетерермен күк
Исертерлек зәңгәр һаваны.
Тәгәрәп-аунап алырмындыр төсле
Яшел үләннәрдән дәваны.
 
Сары комлыкларга колак куеп
Тыңланам да
Китәм сискәнеп:
Ишетәм кебек аргы басуларда
Туфрак ертып икмәк үскәнен.
 
Ә син, шәһәр кызы,
Аңламагач:
– Һәр җирдә дә шулай бит, – димә.
Туфраклар кара, сутлы монда –
Ягып ашарлык бар ипигә.
 
Тормыш юлларында күңелемә
Кунган булса әгәр бер-бер кер,
Мин ышанам:
Кочагына алып
Ык сулары юып бетерер.
 
Туган яклар...
Бер ай эчендә дә
Ун еллык көч биреп җибәрә.
Миндә булган барлык яхшылыклар
Шытып чыккан шушы җирләрдә.

1965

 

Марс ШАБАЕВ

 

 

Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

«Мәйдан» № 7, 2023 ел

 

Комментарийлар